Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр шундый нечкә: кайчак аларны җимерергә бер саксыз сүз, бер ялгыш адым җитә. Шуңа күрә дә ике арадагы хисләрне саклау өчен бик тырышырга туры килә.
Икәү кушылып яши башлагач, күпләр тынычлана, «Ул инде хәзер минем янда, беркайчан беркая да китмәячәк», – дип уйлый. 
Бөтен ир-атны да бер калыпка салу кирәкми, әлбәттә. Әмма күзәтүләрдән күренгәнчә, ир-ат, гадәттә, берничә сәбәп аркасында яратудан туктый. 
Тагын шуны да аңлагыз, кеше бер көн эчендә генә яратудан туктамый. Ул – озакка сузылган, җыелып килгән, гел кабатланган хәлләрнең нәтиҗәсе генә. 
Ир-атны араларны өзәргә менә нинди сәбәпләр этәрә ала: 

Безнең артык бәйләнчек булуыбыз
Мондый хатын-кыз һәрвакыт ир-атны янында гына тотарга тели. Ул янәшәдә булмаганда, бертуктамый аңа шалтырата, хәбәр җибәрә. Ир-ат кая гына барса да, үзе дә аның белән барырга тырыша, моның өчен үзенең планнарыннан баш тарта.
м иң кызыгы – ир-аттан да шуны көтә. Өстәвенә, ул әле сабырсыз да. 
Боларның барысын күрә дә, ир-ат нәтиҗә ясый: димәк, аның үз-үзенә ышанычы юк дип уйлый ул. Хатын-кызның бөтен тормышы, бөтен барлыгы бердәнбер кеше –  бары аның үзенә генә бәйле булуы ир-атка, чынлыкта, ошамый.  Читтән караганда безне бу күренеш сокландырырга да мөмкин, ә менә ир-атның үзен, әйткәнемчә – юк. Ул аны, киресенчә, бу хатын-кыздан читкә этәрә. Менә ни өчен хатын-кызның ир-атка бәйле булмаган үз планнары, үз тормышы да булырга тиеш.  

Безнең тавыш-гауга чыгарырга яратуыбыз
Үзенә кем янында рәхәт, күңелле, үзен ул кем белән бәхетле саный – ир-ат шул хатын-кызны сайлый. Ә инде бу хатын-кыз атлаган саен чебеннән фил ясый башласа, юкны бар дип күрсә – ул инде ир-ат өчен үзе проблемага әйләнә. Ташла бу тамаша ясауларыңны дип, ул инде телләп дә әйтеп карый, әмма хатын-кыз, кызганыч, аны ишетми… 
Ир-ат, гадәттә, мондый очракларда үзен ничек тотарга белми. Ике арадагы мөнәсәбәтләр аның өчен болай да зур җаваплылык. Моның өстенә хатын-кыз атлаган саен юктан да тавыш китереп чыгара, күз яшьләре түгә икән, үзара мөнәсәбәтләр, уртак бәхетегез өчен дә үзен җаваплы санаган ир арый, талчыга, ялыга. Һәм… читкә китүне хубрак күрә.   

Без аны бәяләп бетермибез кебек тоелганда 
Ир-ат күңеле белән бездән әлләни аерылмый да:  ул да кемнедер яратырга курка, чөнки үзен кабул итмәсләр, кире кагарлар дип уйлый.


мгыять аңа йөкләгән бурычлар да шактый зур бит: ир-атның эше дә булырга тиеш, акчасы да, уңышлары да, ул гаиләсен дә тәэмин итәргә тиеш…
Һәм болар барысы да җаваплылык булып аның иңнәренә төшә. Бу тырышлыкларын кемдер бәяләвен сизми икән – аның шунда ук куллары салына. Хатын-кызның иң зур гаебе – никахлары бәхетле булмауда ир-атны гына гаепләү.  Ир-атның һәр тырышлыгын хатын-кыз күрергә, әйтеп, мактап торырга тиеш, шул очракта гына ул тагын да күбрәк тырышачак. 

Хатын-кызның ир-атка ниләр кирәген онытуы
Ир-атка да гашыйк булу, кемнедер ярату ошый. Без аның хисләрен бәяләп кенә бетермибез. Бу хисләр аңарда да безнекеннән ким түгел, тик ул аларны бик күрсәтми генә. Хатын-кыздан ул нәрсә көтә: үзен җенси яктан канәгатьләндерүне, үзенә таяныч булуны, аның белән горурлануны.   

Хатын-кызның аны үзенә бөтенләе белән бәйләп куюы
Менә шуның өчен дә ир-ат никахтан уттан курыккандай курка кайчак. Башлы-күзле булсам, дуслар белән дә очраша алмаячакмын, бергә футбол карап та, сыра эчеп тә булмас дип уйлый ул. Ир-ат үзенең бәйсезлеген җуя икән, хатын-кыз аны инде югалта. 

Чынлыкта, хатын-кызга ир-атны тыңларга, ишетергә генә кирәк. Алар бит бик гади. Әгәр ул нәрсәнедер ошатмыйм дип әйтә икән, моңарда артык казынырга, бу сүз артында ни ята дип уйланырга кирәкми. Җавап бик гади – ул аңа ошамый, һәм хатын-кызның бурычы – моны үзгәртү: аңа ошарлык итү. Ир-ат, хатын-кыздан аермалы буларак, гел турысын сөйли. Без генә ул күп вакыт әйтеп бетермибез, ниндидер серләргә төрәбез… 
 


Источник: syuyumbike.ru

Әнинең кайчан үлгәнен хәтерләмим, мин бәләкәй идем әле. Булса, башлангыч сыйныфларда укыганмындыр. Без, балалары өчен олы булып күренсә дә, әти яшьли тол калды. Мин гаиләдә — икенче бала, миннән олы абыем бар иде. Ялгыз ир-атка сыңар канат белән тормышны тартып барырга нык авыр булгандыр. Балалыгыбыз белән без аны күреп тә бетермәгәнбездер. Әмма ничек кенә авыр булмасын, әти безне какмады, сукмады.

Кайдадыр кунып, кайтмыйча калган көннәрен дә хәтерләмим. Әти безгә бар нәрсәдә дә булдырырга тырышты. Мәктәп кирәк-ярагы дисеңме, абый белән икебезгә дә агачтан чана, чаңгы ясап бирде, өстәлдә һәрвакыт ризык мул булды. Ферма эше авыр булса да, әти хуҗалыкны, йорт янын, бакчаны ташламады. Яз җиткәч, бергәләшеп, бакча чистарттык, казыдык, әйбер утырттык.


зерге кебек, әллә нинди яшелчәләр булмаса да, кыш буена җитәрлек итеп кишер, суган, чөгендеребез була. Күп итеп, бәрәңге утырта идек. Боларның барысы да абый белән икебезнең өстә булды. Җәй буе сибү сибү, чүп утау, корт чүпләү — эшнең күплегеннән, билчән, алабута йолкудан гарык булып, елаган чаклар да күп булды. Боларга тагын кош-корт карау да өстәлә. Кыскасы, уйнап-көлеп йөрергә вакытыбыз булмады. Анысы башка балаларныкы да шулай булгандыр инде. Әмма әниле йортта балалар барыбер бу кадәр эшләп үсмәде. Күңелне юксыну басканда, без гел яңа әни турында хыяллана идек. Аныңбелән ничектер рәхәтрәк, иркенрәк тормыш булыр кебек тоела иде. Ләкин еллар узды, безнең йорт бусагасын бер хатын-кыз да атлап кермәде. Кем белә, бәлки әтине димләп тә караган булганннардыр, без аларын белми калганбыздыр. Үсә төшкәч » әни» төшенчәсе үзеннән-үзе ничектер юкка чыккан кебек булды. Алай гына түгел, өчәү яшәп яткан дөньяга икенче бер хатынның үтеп керүен мин, бәлки, ошатмас та идем. Булса, үзебезнең әни, юк икән, безгә башка берәү дә кирәкми, дип уйладым.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, абый шәһәргә укырга китте. Студент чакта сирәк кенә булса да, кайткалады. Ул вакытта кая инде еш йөрүләр? Хәзерге кебек таксилар да, микроавтобуслар да юк чак бит. Акча ягы да чамалы. Югары курста укыганда ук заводка эшкә кергән иде, кулына диплом алгач, бүтән җиргә барып тормады. Әтинең авылга кайтмыйсыңмы соң дип икеләнеп кенә чакыруына каршы: «Миңа завод ошый. Тимер эшен яратам, беркая да китмим» , — дип җавап бирде. Завод абыйны башы-аягы белән үзенә суырып алды. Ул елга бер, үзенең ялында гына кайтты.


Ә мин беркая да китмәдем. Чөнки әтине кызгандым. Күз яшьләре белән:»Китмә. Синсез калсам, нишләрмен?» — дип елады ул. Авылда кая барасың? Эш төрлелеге юк. Хыялым укытучылык булса да, әти белән фермага йөри башладым, сыер саудым. Тормыш беркөе генә агылды да агылды. Кечкенәдән мунчаны гел әти белән керә идек. Зурайгач, сирәк булса да ул минем янга: «Аркаңны ышкыйм, кая, яхшылап чабындырыйм», — дип кергәләп чыкты. Баштарак оялсам да, әти мине,баштан сыйпап, гел тынычландырды. Ул:

— Син нәрсә, әтиеңнән ояласыңмы? — ди торган иде.

Кыскасы, әти җүнсез сүз сөйләмәс, дип мин дә оялмаска өйрәндем. Алай гына түгел, башта үзем кереп киткән булам да, эчтән генә: әти керсен иде, көчле куллары белән аркаларымнан усын иде, дип тели башладым. Теләкләрем бик еш кына кабул булды. Минем кебек кызлар кичләрен клубка чыга башладылар. Фермада да сүз — шул турыда. Кем чыккан, кем кунакка кайткан, кем кемне озаткан. Ә миңа әти клубка чыгарга беркайчан да рөхсәт бирмәде. «Синең өчен иң яхшы егет — мин. Башкалар алдар, еларсың. Ә мин сине беркайчан да үпкәләтмәм», — диде. «Сөйләшеп ятарбыз, син хәзер зур инде, миңа синең белән рәхәт,»- ди-ди, әти минем янга ята да башлады. Үзенең караватына да чакыра иде. Мине хатын иткән беренче ир дә ул булды. Минем өчен бөтенләй башка дөнья ачылды.
р — бер артлы ике балабыз туды.Икесе дә акылга зәгыйфь булдылар. Бер үк каннан булгач, шулай була икән ул. Без бит анде авыл балалары, аны-моны белеп үскән кешеләрме. Авырлы чакта да, тапкач та, кеше безне сөйләп туя алмады. Ләкин кулдан берәүнең дә тотканы булмады. Аз идеме авылда малайлары белән ялгыз калган аналар, яки безнең кебек үк — аталы-кызлы яшәүчеләр? Әти дә, мин дә алдынгы терлекчеләр, эчеп-тузып йөрмибез. Сәвит заманында иң мөһиме шул иде бит. Шуңа күрә безнең тормышка тыгылучы булмады. Кеше безнең гайбәтне сата торды, үзебез чәпчемәдек. Ә шулай да арада: йөргән егете булгандыр, ник кыз баланы газапларга, диючеләр булды. Еллар шулай уза торды, безнең турыда сөйләүдән дә туктадылар.

Кызганыч, ике баламның берсе кыска гомерле булып чыкты. Авыл кырындагы күлгә батты. Анысына үзем гаепле булганмындыр инде. Казларны алып кайт әле, кояш бата, су буенда төлкеләр күп, бумасын тагын, дип җибәргән идем. Беренче тапкыр гына куып кайтуы да түгел иде, югыйсә, акылга тулы булмаса да,моның ише эшне генә белә иде. Чыкмый калган берничә казны куарга дип кергән дә, баткан, балакаем. 60 яшенә җитеп, әти дә үлеп китте. Гомер буе ир белән хатын булып яшәсәк тә, мин аңа исем белән дәшмәдем. Кычкырышып, талашканны хәтерләмим, бар эшне бергәләп эшләдек. Мунча салдык, өйне яңарттык. Бүрәнәнең бер башында ул булса, икенчесенә мин килеп ябыша идем. Хәзер кызым белән икәү генә калдык.

Кеше — шул ук табигать баласы. Хайваннар арасында да үгез бозавының сыерга сикерүе- гадәти хәл.
з аны-моны уйламыйча яшәдек инде.Томана булдык. Хәзер бөтен кеше китап укый, телевизор карый, дин белән кызыксына. Бер карасаң, безнең өстә — зур гөнаһтыр. Күпләр мине азгынлыкта гаепләр, әмма тормышың шулай булып чыккач, нишлисең? Берәүне дә нахакка рәнҗеткәнебез булмады, малны эшләп таптык. Әти мине олыгайгач та бала итеп назлады, хатын итеп яратты. Йөрәкне авырттырган бер әйбер: ул да булса — кызым. Аннан алдарак үлеп китсәм, ни булыр? Акылы юк бит, үзе генә яши алмаячак.

http://www.tulachi.ru/ru/archive-gazata/item/8758-әtiem-irem-buldyi-bulgan-hәl.html

фото http://playcast.ru

Источник: nashcheremshan.ru

Мин өйдә генә, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнәм, иремнең дә эшендә бар да яхшы. Безгә күршеләребез дә гел көнләшеп, кызыгып карый — әти-әниләр белән дә искиткеч яхшы мөнәсәбәтләрдә, иремнең абыйсы Илсурның гаиләсе белән дә без күршеләр генә, бик дус-тату яшибез. Ә ничек дус булмаска соң? Илсур иремнән 2 яшькә олырак, ул кечкенә вакытында ук энесен гел караган. Ул вакытта әти белән әни күп эшләгән, ә Илсур Фәритне бакчага да, мәктәпкә дә йөрткән, укырга, дәресләрен әзерләргә булышкан. Бер сүз белән генә әйткәндә, Фәрит өчен абыйсы Илсур — чын авторитет. Ә мин нишләп бертуган абый-эненең арасына керергә, аларны ачуланыштырырга тиеш әле. Туганнар арасын бозарга сәбәп тә, моңа хакым да юк.


Илсурның хатыны Сәрия дә бик мөлаем, ягымлы, ачык йөзле, уңган хатын-кыз. Аның белән уртак телне тиз таптык. Төрле хатын-кыз кызыксынулары турында да сөйләшергә яратабыз. Тагын бер яраткан шөгылебез бар — чәчәкләр үстерергә яратабыз. Авыл җирендә бөтен кешенең дә чәчәккә исе китми бит, аңа ашый торган әйбер булсын. Ә без Сәрия белән чәчәк орлыкларын, үсентеләрен интернеттан да кайтартабыз, шәһәргә дә барып алабыз. Шуңа күрә аның да, минем дә ишегалды — чын гөлбакча.

Сәрия бик яхшы хатын-кыз, ләкин бер проблемасы бар — бала таба алмый. Ниндидер хатын-кыз авыруы бар анда, мин аны ничек булдыра алам, шулай тынычландырырга тырышам.

«Ул кадәр кайгырма инде. Хәзер нәрсә генә эшләмиләр бит. Хатыны булмаган ир-атлар да бала алып кайта. Онык үстерер яшькә җиткән җырчылар, артистлар үзләре бала табып ята. Әле син яшь, көчле, ниндидер юк-бар авыру өчен борчылма. Хәзер медицина көчле бит, бер ел да узмас, дәваларлар. Яки операция ясарлар, яки башка берәр нәрсә уйлап табарлар», — дип юата идем.

Сәриянең моңа бик ышанасы килә иде, хәтта күзләрендә очкыннар кабынды. Әмма вакыт уза, бернинди медицина да аларга ярдәм итә алмады.

Илсур да балаларны бик ярата иде. Безгә килгәч тә башта бөтен бала-чага белән күрешеп, алар белән шаярышып алмыйча, безнең янга да килми иде. Балалар янына күчтәнәчсез, бүләксез бер тапкыр да килгәне булмады. Безнең балалар да аны бик ярата инде.


Ул көнне без улыбыз Рөстәмнең 3 яшьлек туган көнен уздырган идек. Гадәттәгечә, табын түрендә — Илсур белән Сәрия. Күңелле итеп, җырлап-биеп бәйрәм иттек.

Кунаклар таралышкач, мин балаларны йоклатырга бүлмәләренә алып кереп киттем, ә Сәрия табынны җыештырып калды. Балаларны яткырырмын да, Илсур, Сәрия белән сөйләшеп утырырбыз дип уйладым.

Улымны йоклатканда бүлмәгә Илсур белән Фәрит килеп керде.

Ирем: «Әйдә, улымны йоклатам, монда сиңа Илсурның әйтәсе сүзе бар әле», — ди.

«Ииий, беләм инде мин аның нәрсә әйтәсен. Тагын сине балыкка җибәрүемне сорыйдыр. Юк, җибәрмим!» — дип көлеп куйдым.

«Юк, мин ул хакта түгел. Миңа бала табып бир әле, Гөлнәзирә?» — диде Илсур.

Мин аптыраудан агарынып каттым. Сүз дә әйтә алмадым. Әле бит бу сүзләрне ирем дә ишетеп тора, әмма кылы да селкенми. Ә Илсур сүз дә әйтергә ирек бирмичә сөйли башлады:

«Гөлнәзирә, күреп торасың бит инде, безнең Сәрия белән берни дә барып чыкмый. Сезгә килеп балаларыгызны күргән саен, йөрәгем кысылып куя. Сәрияне ташлый да алмыйм, ә ул бала таба алмый. Менә сездә утырам, сездә күңелле, өегездә бала-чага тавышы яңгырап тора, чыр-чу. Ә бездә кабер тынлыгы…»

«Илсур, бәлки балалар йортыннан бала алырсыз», — дидем, нәрсә әйтергә белмәгәннән.

«Була да соң. Безнең эштәге бер ир алды уллыкка бала — хәзер хастаханәдә кайтып керә алмыйлар. Юкса, башта сау-сәламәт бала иде, соңыннан бер чир артыннан икенчесе китте. Мин сабыемның авыртудан интеккәнен, ә үземнең аңа берничек тә ярдәм итә алмавымны күз алдыма китерәм… Ә сезнең балалар сау-сәламәт. Мин дә сәламәт. Ул балага бездә яхшы булачак», — диде.


«Илсур, син үз акылыңдамы соң? Мин 9 ай йөрәк астымда йөрткән нарасыемны, песи баласы биргән кебек сезгә бүләк итәргә тиеш буламмы? Суррогат әни тап, мондый эшләр хәзер җиңел эшләнә», — дидем ачуым чыгып.

«Син беләсеңме аларның күпме акча сораганын? Бер миллион белән генә дә котылып булмый! Ә монда… Син бала табуга без башка җиргә күченеп китәчәкбез. Әтинең мирасыннан да баш тартырмын, барысы да Фәриткә калсын», — диде Илсур.

Чыктым да Сәрия янына атылып кердем.

«Ишеттеңме безнең ирләр нәрсә уйлап чыгарган? Бөтенләй акылдан чашканнар ахры!» — дидем.

«Нишләп чашсыннар… Башкача мөмкин түгел, ахры. Бала булмаса, ташлаячак ул мине. Ә монда, син бала тапсаң да, Илсур сиңа кирәкми бит, ә башка хатын-кыз булса… Олыгайган көнемдә бер ялгызым калачакмын. Мондый гарип-гораба кемгә кирәк булсын», — диде Сәрия авыр сулап.

Бу хакта озак бәхәсләштек инде. Ирем дә һәрвакыт абыйсы яклы, хәтта шушы очракта да. Ә менә мин үземә урын таба алмый бәргәләнәм. Хәзер барысы да миннән тора, җавап бирергә кирәк. Ә мин һич кенә дә очына чыга алмыйм, нишләргә?

Источник: intertat.tatar


Categories: Фото

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Этот сайт использует Akismet для борьбы со спамом. Узнайте, как обрабатываются ваши данные комментариев.